Мәйданы 53,4 квадрат метр тәшкил иткән күчемсез милек өчен 11,5 миллион сум сорыйлар.
Россиядә иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирларның берсен Казанда тапканнар.
ЦИАН интернет-сервисы хәбәр иткәнчә, объект сатыла торган бер бүлмәле фатирлар рейтингында җиденче урынны били.
Фатир Кремль тирәсендәге бер йортның бишенче катында урнашкан. Аның бәясе – 11,5 миллион сум, ә торак мәйданы 53,4 квадрат метр тәшкил итә.
Иң кыйммәтле бер бүлмәле фатирны Красноярскида табарга мөмкин – мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән әлеге фатирны 17,9 миллион сумга саталар. Рейтингка шулай ук Севастополь, Краснодар, Калининград һәм Көньяк Сахалин шәһәрләрендәге бер бүлмәле фатирлар кергән.
Нет комментариев