Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә коронавируска каршы биологик актив өстәмәләр ясаганнар

Азык-төлеккә биологик актив өстәмә «КовБАД» дип атала.

Россия Оборона министрлыгы белгечләре Covid-19 инфекциясеннән профилактика чараларын ясый. 27нче фәнни үзәктә биологик актив өстәмәләрнең (БАД) перспектив үрнәкләре булдырылган,

«Красная Звезда» газетасына биргән интервьюда радиацион, химик һәм биологик саклау гаскәрләре җитәкчесе генерал-лейтенант Игорь Кириллов шул хакта сөйләде.

Үрнәкләрнең төп компонентлары булып эхинацея, арония, фукоидан экстракты, Тын океан кальмары һәм башка табигый матдәләр гидролизаты тора, алар организмны вируслардан саклауны арттыра.

«Covid-19 инфекциясенә карата аларның нәтиҗәлелегенә үткәрелгән тикшерүдән соң, ноябрь башында биологик актив өстәмәләрнең берсенә дәүләт теркәве турында таныклык алынды», — дип сөйләде Кириллов.

Азык-төлеккә биологик актив өстәмә «КовБАД» дип аталган. Кириллов сүзләренә караганда, экспериментлар йоткылык өстендә икенче көнгә үк вирусның ике тапкыр кимүен күрсәткән. Алтынчы көнгә концентрация 16 тапкыр азайган. Нәтиҗәдә, авыру аз гына өзлегүләр белән уза.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре белән узган киңәшмәдә коронавируска каршы дару препаратлары эшләнә һәм ул якын арада кулланылачак, дип сөйләгән иде.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев