Россиядә Төркиядән лимоннар кайтаруны тыйдылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Россиядә Төркиядән лимоннар кайтаруны тыйдылар

3 ноябрьдән Россиягә Төркиядән лимоннар кайтаруны туктаталар. Сәбәбе — җимештә агулы матдәләр булу.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Gonder Soguk белән хезмәттәшлекне туктаткан.

Ведомство аны күп санда пестицидлар куллануда тоткан.

Чикләүләрнең максаты-россиялеләр арасында цитруслардан күпләп агулану очракларын булдырмау. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат релизына сылтама белән РИА Новости яза.

Чыганак

Фото: pixabay.com

http://alabuganury.ru

 


Нет комментариев