Якын арада Россиядә пенсияләр, яшәү минимумы, минималь хезмәт хакы һәм төрле социаль түләүләр планнан тыш индексацияләнәчәк.
Бу хакта РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин «Россия 1» телеканалында Наилә Аскер-Задәгә биргән интервьюсында хәбәр итте.
«Яшәү минимумын, минималь хезмәт хакы күләмен, пенсияләрне, башка социаль түләүләрне планнан тыш индексацияләү турында Карар кабул ителгән инде», — дип искәртте Орешкин.
Нет комментариев