Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова ил халкына Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә билгеләп үтәргә киңәш итте.
«Россия-1» каналында «Вести» программасына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.
«Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, әгәр яраштыру мөмкинлеге бар икән, өйдә һәм саф һавада үткәрергә киңәш итәм», - дип искәртте федераль хезмәт башлыгы.
Дачага, шәһәр читенә бару мөмкинлеге булса, тагын да яхшы. Попова сүзләренчә, бер илнең чиге аша үткәндә икенче илдә карантинга эләгү куркынычы бар.
Нет комментариев