ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллектны Татарстанның өстенлекле тармакларына кертү бурычын куйды

Бурычны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда барысы да бар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика өстенлекле тармакларын ясалма интеллектны кертү, электрон сервисларны үстерү һәм мәгълүматларны интеграцияләү нигезендә комплекслы цифрлаштыру бурычын куйды. Бу хакта ул Kazan Digital Week Халыкара форумын ачканда белдерде.

«Безнең алдыбызда ясалма интеллектны кертүгә, электрон сервисларны үстерүгә һәм мәгълүматларны интеграцияләүгә нигезләнгән өстенлекле тармакларны комплекслы цифрлаштыру бурычы тора», — диде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге бурычны гамәлгә ашыру өчен Татарстанда барысы да бар: заманча инфраструктура булдырылган, югары технологияле компанияләр, IT-вузлар һәм эксперт бергәлеге эшли.

Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан цифрлы трансформациянең берничә юнәлеше буенча алдынгы позицияләрне били, аларга электрон дәүләт хезмәтләрен үстерү, ясалма интеллект, социаль өлкәне цифрлаштыру, кибериминлекне тәэмин итү һәм ватан цифрлы чишелешләренә ярдәм күрсәтү керә.

  • Быел Kazan Digital Week форумында 76 илдән 21,7 меңнән артык катнашучы теркәлгән.

Нет комментариев