Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рөстәм Миңнеханов Татарстан педагогларын Укытучылар көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Сезне чын күңелдән Укытучылар көне уңаеннан тәбрик итәм.

Һөнәрегез һәр чорда да кирәкле һәм мәртәбәле санала. Балаларга белем генә түгел, күркәм тәрбия дә бирү – илебез мәгарифендә укытучы алдына куела килгән иң зур максат, иң беренчел бурыч. Бәләкәй гражданнарда республикабыз һәм илебез өчен кыйммәтле рухи-әхлакый хәзинәләргә тугрылык, ватанпәрвәрлек хисләре уятуда мөгаллимнәр башкарган эшнең әһәмияте бүгенге көндә тагын да арта. Булачак галимнәргә, инженерларга, хәрбиләргә, Россиянең үсешен һәм алгарышын тәэмин итәчәк шәхесләргә нәкъ менә сез гыйлем һәм тәрбия бирәсез.

Татарстан Республикасы – илебезнең эре мәгариф үзәкләренең берсе. Бу исә укучыларыбызның Россия күләмендә уздырылган һәм халыкара олимпиадаларда, конкурсларда җиңү яулаулары, шулай ук башлангычларыбызның федераль дәрәҗәдә хуплануы белән раслана. Республика җитәкчелеге тарафыннан укытучыларга, хезмәтләренең аеруча зур әһәмияткә ия булуын игътибарга алып, киләчәктә дә уңайлы эш шартлары тудырылачак. Мәгариф системасын нәтиҗәле төстә үстерү, гыйлем бирү оешмаларын яңартып кору һәм заманча җиһазлау – дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычлары.

Укытучылар көне – сезгә ихтирамыбызны һәм олылавыбызны белдерү өчен тагын бер матур форсат. Фидакарь хезмәтегез, зирәк һәм сизгер, сабыр булуыгыз, үсешкә, камилләшүгә җилкендерә белүегез мактауга һәм соклануга лаек!

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иҗади уңышлар телим», – диелә котлауда.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев