Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РОЗАЛАР САЛКЫН КЫШТАН КУРКАМЫ?

Розалар кышын өшемәсен өчен, тиешенчә әзерләргә кирәк.


Йомшак, өлгермәгән ботакларын кисегез. Кайчак розалар кышка яшел яфраклары белән керә, аларны мөмкин кадәр чистартырга кирәк.

Розаларны капларга ашыкмагыз, җиңелчә суыклар чыныктыра. Әмма бөгү эшен температура 0 оСтан түбән төшкәнче эшләргә кирәк, югыйсә ул сыначак. Җиргә ылыс ботаклары, яфрак яки пычкы чүбе салыгыз. Ботаклар өстенә ылыс ботаклары ташларга яисә спанбонд кебек һава кертә торган материал белән төрергә була.

Өстенә агач әрҗә яки пластмасс чиләк капларга мөмкин. Температура –10 оСка кадәр суытмыйча, розаларны бөтенләй ябып бетермәскә кирәк, ике ягыннан җил йөрерлек булсын.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_9747%2Fall

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев