Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РӘСЕМ МӘКТӘБЕНДӘ УКЫРГА ЯРЫЙМЫ?

❓Баланы рәсем мәктәбенә бирдек. Ул бик тә рәсем ясарга ярата.


Ислам дине буенча, балага рәсем ясарга, сәнгать мәктәбендә укырга рөхсәт ителәме?
ХӘМИДУЛЛИНнар, Яшел Үзән.

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Бала төрле яклап үсәргә тиеш. Диндә тыелмаган бар нәрсә дә рөхсәт ителгән санала. Ислам дине буенча, җансыз әйберләрне ясарга ярый. Әгәр мәктәптә портрет, кеше ясарга кушканнар икән, аны күзләре күренмәслек итеп сурәтләргә була. Хайваннарны да күзләрсез ясарга мөмкин. Кыскасы, мәсьәләне чишү юллары бар. Чөнки дин буенча җанлы предметлар ясау тыелган. Укытучылар да биремнәр әзерләгәндә, дәрестә мөселман балалары барын исәпкә алсын иде.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_9525%2Fall

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев