Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Р.Шиһап исемендәге халык театры премьера тәкъдим итте

Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсендә Р.Шиһап исемендәге халык театры Мөнирә Сафина әсәре буенча “Өзелгән өмет” спектаклен сәхнәләштерде.

Лениногорскилыларга спектакль аша төрле буынның язмышларын, аларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр. Әби һәм бабай ролен башкаручы артистлар (Мәдинә Сафиуллина һәм Рәфис Сөләйманов) шулхәтле тормышчан итеп уйнадылар, әйтерсең лә, вакыйгалар чынбарлык тормышта бара.

Еллар узу белән балаларның олыгайган ата-аналары хакында онытулары – күңелләргә үтеп керде, кызгану хисе тудырды.

Спектакль аша артистлар шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, кызгану, өлкән буынга игътибар кебек сыйфатларның – иң кыйммәтлесе икәнен тамашачыга җиткерергә тырыштылар.

Спектакль тәмамлангач, тамашачы артисларны аягүрә басып алкышлады. Театр коллективын премьера белән Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтова котлады. Уңышлар теләде.

Рольләрне башкардылар: Мәдинә Сафиуллина, Флера Тәхауова, Рәфис Сөләйманов, Мөгаллимә Сәмигуллина, Гүзәл Курмашова.

 

Фотолар: Лениногорск Мәдәният сарае

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев