Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге үз битендә Казан хосписы турында ролик урнаштырды.
«Бу авыр, әмма бу хакта белергә кирәк», – дип язган республика җитәкчесе видео астына. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Татарстанлыларга Казанда балалар хосписын булдыру тарихы яхшы билгеле. Владимир Вавиловка күп сынаулар узарга туры килә — якыннарын югалткач, ул үз тормышын авыру кешеләргә ярдәм итүгә багышларга була. Һәм хоспис булдыра.
«Хоспис — ул үлем турында түгел, ә ахырга кадәр лаеклы тормыш турында», – дип аңлатты хоспис фәлсәфәсен Вавилов.
Проект хосусый-дәүләт партнерлыгы буларак тормышка ашырыла. Димәк, аны тормышка ашыруда дәүләт, предприятиеләр, эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.
Фондка теләсә нинди ярдәм мөһим. Акча да — хәзер икенче хоспис төзелә, шуңа күрә һәр тиен кадерле, мораль яктан да — «авыртусыз йорт»ка волонтерлар, клоуннар, артистлар килә.
Нет комментариев