Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабан туенда дөя чабышлары да була икән

2000 метр дистанциягә чабыш булган.

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туенда дөяләр чабышы узды. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, дөя чабышы традициясе Әстерхан өлкәсендә 90 нчы еллар башында ук барлыкка килгән. Төбәк дәрәҗәсендә ярышлар 2000 елдан бирле үткәрелә. «Дөяләр – үзсүзле хайван һәм аны чабарга мәҗбүр итәр өчен махсус осталык кирәк, » –ди әстерханлылар.

2000 метр дистанциягә чабышта Әстерхан өлкәсенең районнарыннан һәм Калмыкия Республикасыннан 18 җайдак катнашты. Ике чабыш нәтиҗәләре буенча финалга 10 кеше чыкты.

100 мең сумлык төп бүләкне Калмыкия Республикасыннан Лада исемле дөясе белән Дамир Дюсенбаев яулады.
 
Фәния Лотфуллина
Сөембикә Кашапова фотолары

Чыганак: https://magarif-uku.ru/tt/saban-tuenda-doya-chabyshy/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев