Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабантуйда Аударышка яңгыр да комачау итмәде (+ фотолар)

Аударыш уеннары вакытында Сабантуйда яңгыр яуды.

Уеннарны оештыручы Фәрит Нәбиуллин сүзләренчә , әлеге уеннарга кызыксыну елдан ел арта.

Катнашучыларны яңгыр да куркытмады. Беренче урын өчен көрәш Кыргызстан вәкиле Суранбек улы Кубаныч белән Динар Хәйбриев арасында булды. 

Аларның берсенең дә ат өстеннән төшәсе килмәде. Озак тарткалаштылар, бирешәселәре килмәде икесенең дә. 

Жиңүче булып Суранбек Кубаныч калды. Икенче урында Динар Хәйбриев. Өченче урында Алексей Мулендеев. 

Җиңүчегә тәкә бирелде. Калган урыннарга да бүләкләр, акчалата приз тапшырылды.

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев