Сабантуйда район аграр хуҗалыкларында эшләүчеләрне тәбрикләделәр(+фотолар)
Сабан туеның иң зур хөрмәте – хезмәт батырларына. Лениногорск Сабан туенда да шактый алдынгылар бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән “Маркс” хуҗалыгының сыер савучысы Гөлнур Төхбәтова бүләкләнде. Ул 16 яшьтән бирле шушы хуҗалыкта эшли. Менә 27 ел дәвамында сөт җитештерүгә зур өлеш кертә. Өч бала әнисе эштә дә, өйдә тырыш ханым.
Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән Александра Дементьева бүләкләнде. Ул шактый еллардан бирле КФХ “Хәбибуллин Ф.З” хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. Җаваплы, тырыш хезмәткәр диделәр. Уртача бер сыердан савымы 5685 килограмм тәшкил итә.
Шулай ук Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатларына яхшы күрсәткечләр белән эш нәтиҗәсе булган бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләнде.
Әлбәттә, авл хуҗалыгының үсеше аграр предприятие җитәкчеләренә бәйле. Аларның оста, алдан күрүчәнлеге, җаваплылыгы – авыл хуҗалыгында иң кирәкле сыйфатлары. Безнең районда да андый җитәкчеләр бар. “Август-Лениногорск” җәмгыяте җитәкчесе – Илнур Гиниятуллин, “Маркс” җитәкчесе – Ильяс Ганиев, “Зеленогорский” хуҗалыгы җитәкчесе – Фәнис Шәйхетдинов. Крестьян-фермер хуҗалык җитәкчеләре: Фәнзәт Хәбибуллин, Нәкип Хәйретдинов, Илья Кузнецов. Алар да мәйдан түренә чакырылып, бүләкләнде.
Моннан тыш күп кенә игенчеләр-механизаторлар, терлекчеләр район башлыгының акчалата премиясенә лаек булды.
Быел язгы чәчүне кыска срокларда башкарып чыктылар. 58 мең гектар чәчүлек җирендә 33 мең гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, 11 мең азык һәм 14 мең гектарда агротехник культуралар игелде.
Терлекчелектә 300ләп хезмәткәр эшли. Узган ел 14 мең тоннадан артык сөт, 4,5 мең тонна терлек һәм кош ите, 61 миллион данә йомырка җитештерелгән.
Розалия Мостафина.
Рамия Гарифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев