“Сәйләннәр” һәм “Энҗе бөртекләре» әдәби көрәштә ярышты (фотолар)
Халыкара туган тел көне уңаеннан, 11нче гимназиядә республикакүләм «Аулак өй – баттл» әдәби көрәш бәйгесе узды.
Гимназиягә ярышта көч сынашырга дип, 12нче лицейның “Сәйләннәр” командасы килде. Алар “Энҗе бөртекләре” белән көч сынаштылар.
Бәйгедә рәсемне җыеп, аның авторын һәм исемен әйтү, шакмаклардан сүзләр җыю кебек биремнәр булды. Татар халкының милли уены “Йөзек салыш” уены үзенчәлекле иде. Йөзек урынына төрле авторларның шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга кирәк. Бәйге җыр-бию белән үрелеп барды. "Сәйләннәр" беренче тапкыр гына катнашса да, үзләрен белемле дә, актив, сәләтле дә итеп күрсәтте.
Аларга ярдәмгә 12нче лицейнын 5 нче сыйныфларның татар төркемендә укучылар - җан атарлар килгән булган. Алар үзләренең белемнәрен күрсәтеп, «Сәйләннәр» төркеменә баллар өстәде.
Балалар татлы бүләкләр һәм Дипломнар белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев