Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сайтыбызда үткәрелгән «Без Яңа елга әзер!» конкурсының җиңүчесе ачыкланды

«Заман сулышы» сайтында «Без Яңа елга әзер!» конкурсы үткәргән идек. Инде менә җиңүчебез дә билгеле. Кем ул?

Конкурста катнашырга барлыгы 10 кешедән фотолар кабул иттек. Ягъни, кызганыч, 10 кеше генә фотолар җибәрде шул. Югыйсә, Яңа елга өй түренә, йорт тирәсенә чыршы куйган кешеләр шактый булгандыр. 

23 - 25 декабрь аралыгында "Заман сулышы" сайтында конкурста катнашучылар өчен тавыш бирү узды. Нәтиҗәдә, җиңүче итеп Кирлегәч авылыннан Наилә Габитова билгеләнде. Ул, барлыгы 169 "лайк" җыйган. 

Яңа Шөгердән Руфина Хәерова белән Марсель Сабуров та 126 "лайк" җыйганнар. 

Ләкин, конкурс булгач, ярыш бит инде ул, бер генә җиңүче билгеләнелә. Фотолар җибәргән калган катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сайтыбызда әле киләсе 2024 елда да шактый гына конкурслар узачак. Катнашыгыз. Бүләкләр дә бирәбез. Барыбер җиңмибез, дип катнашмыйча утырмасагыз иде. Бәлки, менә сез башка конкурсларда җиңү яуларсыз. Безнең белән булыгыз. 

Конкурста җиңүчене редакциядә - Тукай урамы, 3 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев