Сәламәтлеккә юл – диспансеризация аша
Диспансеризациягә кагылышлы мөһим сорауларга мөһим җаваплар
Диспансеризация – формаль тикшерү генә түгел, ә үлем һәм инвалидлык күрсәткечләренә иң зур йогынты ясаучы авыруларны иртә ачыклауның мөһим чарасы, ди табиблар.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә.
“Сәламәтлекне саклауның иң яхшы ысулы – диспансеризацияне һәм профилактик медицина тикшерүләрен вакытында узу”, - дип кисәтә Лениногорск үзәк район хастаханәсенең гомуми практика табиблары кабинеты мөдире Александр Циберкин.
- Кемнәр диспансеризация үтә ала?
- Диспансеризацияне мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) полисы һәм Россия Федерациясе паспорты булган һәр балигъ граждан уза ала. Периодиклык яшькә бәйле: 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар — өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен үтә.
- 2026 елда кайсы елгы гражданнар диспансеризация үтә ала?
- 2026 елда 2008, 2005, 2002, 1999, 1996, 1993, 1990 һәм 1987 елларда туган гражданнар диспансеризация үтә ала. Калганнар профилактик медицина каравы уза ала.
- Шәһәр һәм район халкы диспансеризацияне кайда үтергә мөмкин?
- Тикшерүне Лениногорск үзәк район хастаханәсенең поликлиникасында, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларында. Моннан тыш поликлиника табиблары хезмәт-эш урыннарына килеп тә диспансеризация уздырырга әзер. Предприятие-оешмалардан заявкалар кабул итәбез.
фото: ЦРБ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев