Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салават Миңнеханов: “Подгузник алыштыру – минем “предназначение”

Салават Миңнеханов әти статусындагы тормышының тәэсирләре турында сөйләде.

Гүзәлемнең дә, кызлары Мәдинәнең дә, хәлләре Аллага шөкер икән. Исемне роддомда Салават үзе кушкан. Башта азан әйтеп кызының уң як колагына “Бу кызның исеме Салават кызы Мәдинә” дигән, аннары камәт әйтеп сул як колагына әйткән һәм дога кылган. Исемне шулай ук өйгә кайткач Салаватның дусты Тимергали хәзрәт тә кушкан.

Бала кемгә охшаган соң? “Бөтен кеше үзенә охшата. Мин үземә охшатам, Гүзәлем – үзенә. Берәр айдан төгәл билгеле була инде кемгә охшаганлыгы”, – диде җырчы. Яшь ата-анага балалары туу хөрмәтенә чын талбишек бүләк иткәннәр. Мәдинюшечка да (әтисе аңа шулай эндәшә) үзен тәртипле тота, көндез дә, төнлә дә күп ашый, кирәк икән кәкәй итә. Соска суырмый. “Күтләрен юып торабыз. Подгузникларын бик оста алыштырам, әйтерсең ул минем предназначение!” – ди Салават.   

Салават белән Гүзәлем бала тууны озак көтте. Шуңа да кызлары аларга аеруча кадерле. “Кыз бала тәмлерәк”, – ди Салават.  

 

Фото:Инстаграм

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев