2024 елда Россиядә автомобильләр, алкоголь һәм тәмәкегә акцизлар индексацияләнәчәк.
Аларның суммасы инфляция дәрәҗәсенә арттырылачак. Бу хакта Россия Финанс министрлыгы башлыгы урынбасары Алексей Сазановка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Салым кодексына тиешле төзәтмә Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты тарафыннан икенче укылышта хупланган.
«Акциз ставкалары Икътисад министрлыгы фаразлары буенча инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнә. 2024 елда 5 процент, 2025 елда 4 процент, 2026 елда 4 процентка», - дип аңлатты министр урынбасары.
фото: https://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев