Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Салымны вакытында түләмәсәң, ни була?

Сорау-җавап: Билгеле бер сәбәпләр аркасында, улым белән киявем салымнарын вакытында түли алмаслар шикелле. Салымны вакытында түли алмауның нинди куркынычы бар?

Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча 5 нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин:

– 2 декабрьдән пеня исәпләнә башлый. Бер атнадан түләмәүчеләр исемлеген билгелибез һәм судка мөрәҗәгать итәбез. Суд карары чыкканнан соң, суд приставлары эшкә керешә. Алар милеккә арест салырга мөмкин, башка чикләү чараларын куллана ала. Салым түләмәүчеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре дә ачыкларга мөмкин. Бу очракта автомобильгә арест салынырга мөмкин. Салым буенча әҗәте булган кешене чит илгә чыгармыйлар. Шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, салымнарны вакытында түләргә, әҗәтләр юкмы, дип белешергә кирәк. Еш кына пайчылар: «Җирдән файдаланмыйм, салымын мин түләргә тиеш түгел», – дип, бурычлы булып кала. Җир кем исемендә – салымны шул түли.

"В.Т."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев