Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырырга тәкъдим итә.

«Көн кадагында торган мәсьәлә – татар әдәбиятының киләчәге. Киләчәк турында уйласак, безгә яшь язучылар мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Беркадәр алар белән эш башланды. Без «Татмедиа»да булган эшчәнлекне Язучылар берлеге белән бергә уртак эшкә әверелдерергә дигән фикергә килдек. Язучылар берлегендә Яшьләр бүлеген булдырып яңа команда формалаштыру тәкъдиме белән чыктым», - диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстан Язучылар берлегендә яшьләр иҗатына багышланган утырышта.

Шамил Садыйков оештыру эшен байтак еллар «Идел» журналын җитәкләгән, хәзер Татарстан китап нәшриятында эшләүче шагыйрә, журналист Гөлүсә Закировага тапшырырга тәкъдим итте.

«Яңа исем» дигән иҗат лабораториясендә алтмышлап 14 яшьтән 35 яшькәчә башлап язучы шөгыльләнә. Алар белән 4 остаз - Ләбиб ЛеронРөстәм ГалиуллинЛилия Гыйбадуллина һәм Ландыш Әбударова эшли.

"Татар-информ"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев