Сарык акылы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарык акылы

Кешеләр сарыкны акыллы хайванга санамый, тик юкка.

Кешеләр сарыкны акыллы хайванга санамый, тик юкка. Кембридж университеты зоологлары сарыкларның абстракт фикерләү дәрәҗәсен тикшергән. Нәтиҗәләр шаккаткыч — сарыклар төсләрне, геометрик фигураларны аера, 20 гә якын кешене таный, үзенең кушаматын истә калдыра.

Иң гаҗәбе: безгә барысы да бертөрле булып күренгән иптәшләрен таный. Тупланган мәгълүматны сарык 3 елга кадәр исендә тота. Сарыкларда пространство хәтере дә яхшы үсеш алган. Алар өйгә юлны бик тиз өйрәнә, бу яктан маймыллардан ким түгел, ди галимнәр.

 

 https://muslumirc.ru

Фото: Салават Камалетдинов, https://tatar-inform.tatar/

 


Нет комментариев