Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сатып алынган виноград тәлгәшеннән чаян килеп чыгып, тешләгән

Казанда яшәүче бер ханымны сатып алынган виноградта яшеренгән чаян тешләгән. Бу хәл турында ул «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә сөйләде.

 

Зыян күрүченең сүзләренә караганда, виноград «Пятерочка» челтәре кибетләренең берсендә сатып алынган. Сәүдә ноктасының адресын ул әйтеп тормаган.

Ботакта утырган үрмәкүч сыман чаянны күреп булмый диярлек, ди ул. «Күрмәсәң, ул шул төс белән тәңгәлләшкән», – дип аңлата язма авторы.

«Сак һәм уяу булыгыз. Кибеткә карата бернинди тикшеренүләр дә булмады. Бу “виноград кунагы“ ның бер генә очрагымы икән, мондый хәл кабатланырга мөмкинме, билгеле түгел», – дип киңәш итә пост авторы.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га чаян тешләгән пациентканы ашыгыч ярдәм бригадасы Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлегенә уртача авырлыктагы хәлдә алып килгән,- дип сөйләделәр.

«Табиблар аңа кирәкле медицина ярдәмен күрсәттеләр. Хәзерге вакытта пациенткага берни дә янамый», – дип искәрттеләр ведомствода.

 


 https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-08-2020/kazanda-yash-che-ber-hanymny-satyp-alyngan-vinograd-t-lg-shen-yashereng-n-chayan-teshl-g-n-5765571

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев