Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сертификат кулда, өй төзелә

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы буенча чиратта торучы 30 ветеранга фатир алу өчен сертификат тапшырылды. - "Ветераннарга - торак" федераль программасы дәвам итә. Фатир ачкычлары сезгә соңрак, йорт төзелгәч тапшырылачак. Ә бүген шул программа нигезендә торак алу өчен рәсми субсидия кәгазьләрен, ягъни сертификатларны тапшырабыз. Сезне көтеп алынган шатлыгыгыз белән...

Мэриядә "Ветераннарга - торак" федераль программасы буенча чиратта торучы 30 ветеранга фатир алу өчен сертификат тапшырылды.


- "Ветераннарга - торак" федераль программасы дәвам итә. Фатир ачкычлары сезгә соңрак, йорт төзелгәч тапшырылачак. Ә бүген шул программа нигезендә торак алу өчен рәсми субсидия кәгазьләрен, ягъни сертификатларны тапшырабыз. Сезне көтеп алынган шатлыгыгыз белән чын күңелдән тәбриклим, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк. Торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева ветераннарны һәм аларның якыннарын әлеге сертификатлар белән нәрсә эшләргә, кая барырга кирәклеге хакында таныштырды. Соңыннан, ветераннар жирәбәдә катнашып, Добролюбов урамы буенча төзелгән йортларның кайсысыннан фатир алачакларын хәл итте.
Узган ел бу программа нигезендә 43 ветеран фатирлы булган иде. Мэриягә җыелган ветераннарга фатирлар Добролюбов урамы, 8 "А" һәм 8"Б" йортыннан булачак. Бу хакта тулырак итеп, 8 «Б» йортны төзүче "Сарет" җәмгыяте директоры Рафис Гәрәев сөйләде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, биредә төзелеш эшләре тәмамланып килә икән. Бары фасад, түбә ябу һәм йорт эчендәге вак-төяк эшләр генә калган. Йорт өч катлы. Моннан ветераннарга бер бүлмәле 10 фатир биреләчәк. Ә шул ук урамның 8 "Б" йортында ике бүлмәле 4 фатир бар. Боларын алу өчен бераз үзеңнән акча түләргә кирәк булачак. Ике йорт та кулланылышка җәен тапшырылыр дип көтелә. Ә фатир ачкычларын ветераннарга Җиңү бәйрәменә бирергә исәплиләр.
Ул көнне Юлтимердә яшәүче 89 яшьлек Миңнебай Хәбиров та сертификатлы булды. Ул фатирлы булуына шатланып туя алмый. Ветеран беренче Украина фронтында артиллерист булып, дошман армиясен юк итүдә катнашкан. Әлеге дәһшәтле елларны ул авырлык белән искә ала:
-Сугыш бигрәк рәхимсез булды. Күз алдында егылып дуслар, туганнар, якташлар үлә. Син тешеңне кысып, барыбер үләм, дип алга ыргыласың. Андагы мәһшәрне искә төшергәч, йөрәкләр жу итеп куя. Мондый канкойгыч хәсрәтләрне Ходай бүтән күрсәтмәсен иде. Безне шулай зурлаганнары өчен хөкүмәтебезгә, җирле хакимияткә рәхмәт. Кызганыч, әбиегез генә бу шатлыкны күрә алмады,- ди ветеран. Бабай Юлтимердә үз өе белән тора икән. Фатир бирелгәч тә, шәһәргә күчәргә, баларына якынрак булырга теләвен әйтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев