Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезон башланды: 4 яшьлек сабый тәрәзәдән егылып төшкән

SHOT Telegram-каналы язуынча, Подмосковьеның Свердловский авылында 4 яшьлек бала маскит сеткага таянып егылып төшкән.

Ата-ана сүзләренчә, гаилә өйдә булган. Ял иткәннәр, сабый фатирда йөгереп йөргән. Бермәлне алар ачыргаланып бала кычкыруын ишеткәннәр. Бүлмәгә йөгереп керсәләр,  тәрәзә ачык, бөҗәкләр очып кермәсен өчен куела торган челтәре юк. Тышка карасалар, җирдә яткан сабыйларын күргәннәр. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар.

Нәнине ябык баш мие-сөяге җәрәхәте, баш мие селкенү һәм бот сөяге имгәнүләре белән дәваханәгә алып киткәннәр. Фатирда  яшәү өчен шартлар  әйбәт. Гаилә исәптә-фәлән тормаган.

Кем әйтмешли, сезон башланды. Ел саен  җәен  бала-чаганың,  москит сеткасына таянып, егылып имгәнүләрен яисә  үлүләрен язабыз... Тәрәзәләргә я рәшәткәләр урнаштырырга, я инде балалар ача алмаслык итеп бик куярга кирәк.

"Өмет" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев