СФРның Лениногорск клиент хезмәте 2025 елда ана капиталына 70 сертификатны проактив режимда рәсмиләштергән
Россия Социаль фонды белгечләре ана капиталын автомат режимда рәсмиләштерү турында сөйләделәр.
Ана капиталына сертификат рәсмиләштерү цифрлы форматта гамәлгә ашырыла. Гражданлык хәле акты системасына бала туу турында мәгълүмат кергәннән соң, сертификат рәсмиләштерү процессы башлана. Әлеге мәгълүматлар автомат режимда Россия Социаль фондына тапшырыла, анда эшкәртү уза, шуннан соң әзер сертификат ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
Кагыйдә буларак, капиталга хокук баланың әнисенә рәсмиләштерелә, әмма аның ЕСИАда расланган исәп язмасы (идентификациянең һәм аутентификациянең бердәм системасы) булуы мәҗбүри шарт булып тора.
«2020 елдан башлап Татарстанда ана капиталына сертификатлар рәсмиләштерүнең проактив форматы гамәлдә. Димәк, гаиләләргә фондка шәхсән гариза бирергә кирәкми - документ автомат рәвештә формалаштырыла. 2025 елда гына да әлеге ысул белән республикада 19 388 электрон сертификат бирелде», - дип аңлатты Лениногорск клиент хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Сертификатның цифрлы версиясе чыгартып алу өчен уңайлы, документның гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Ана капиталын рәсмиләштерү вакытына сертификатта теркәлгән сумма күләме, шул исәптән калган акчаларны да кертеп, 1 февральдән ел саен индексацияләнә.
Бу вакытта документка бернинди үзгәреш кертелми - сумманы үзгәртү автомат рәвештә бара. Капитал яки аның калган өлеше күләме турындагы актуаль мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин, анда онлайн форматта өземтә (выписка) формалаштырыла һәм ул шунда ук ата-ананың шәхси кабинетына керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев