Шәһәрдәшләребез күңелендә 2018 ел нинди хәтирәләр калдырды икән
Розалия Гардиева, лаеклы ялда:
Минемчә, Һәрбер ана өчен балалар бәхете беренче тора. Аларның барысы да яхшы булса, безгә дә күңелле һәм рәхәт. 2018 елда иң истә калган һәм шатлыклы вакыйгам, беренче чиратта, улым Артур белән бәйле. Ниһаять, ул үз тиңен тапты, Гөлнара белән никах укыттылар. Хәзер мин кызлы булдым. 2019 елга бары тик якты өметләр баглап керәбез, Аллаһы Тәгалә онык насыйп итсен, дибез. Газет укучыларга шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр узган елдагыдан да күбрәк булсын, күңелсезлекләр иске елда калсын, дип телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев