Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз күңелендә 2018 ел ничек сакланыр?

Сораштыру

Рәсимә Галиева, Түбән Чыршылы мәктәбе директоры:
-    Узып баручы елда аерым истә калырлык вакыйгалар булмады. Авылыбыз мәктәбе тырышып үз эшчәнлеген алып бара. Укучыларыбыз төрле олимпиадаларда, конкурсларда югары нәтиҗәләргә иреште, урыннар алдылар. Монда әлбәттә, коллективның уртак тырышлыгы сизелә. Көз аенда мәгариф учреждениеләре зур тикшерү аша үтте, шул исәптән без дә. Укытучылар яхшы эшләүләрен күрсәтә алды, сынатмадылар. Шулай ук укучылар да кунаклар каршында югалып калмыйча, тирән белемнәре барлыгын исбатладылар. Киләсе елда да һәрберебез исән-имин булып, бергәләшеп эшләргә булсын. Укытучыларга, укучыларга уңышлар телим. 

Ильвина Рәхмәтуллина, студент:
Бу ел минем өчен бик шатлыклы да, җаваплы да булды. Истә калырлык мизгелләр   күп инде ул. Шуларның  берсе -  тугызынчы сыйныфны тәмамлап,  кулга  аттестат алу.  Күңелемә  хуш килгән уку йортына керү теләгем дә чынга ашты.   Бүгенге көндә Әлмәт музыка колледжының театр бүлегендә белем алам.  Сессиямне дә  “5” билгеләренә генә тапшырып, каникулга чыктык. Кыш  ул могҗизаларга бай ай. Шуңа да барлык дусларым, туганнарым һәм якыннарымның хыялларының чынга ашуын телим. Әлбәттә, иң беренче чиратта, сау-сәләмәт булсыннар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев