Өлкән якташларыма
Көзге су өстендә ак җилкәннәр,
Зәңгәр күктә моңсу торналар.
Безгә бүген җитмеш, без өлкәннәр
Сугыштан соң туган балалар.
Көмеш чәчебезне тарап,
Түбәтәй, калфак киеп,
Уртага чыгыйк та парлап
Күрсәтик әле биеп.
Безгә: “Сез, өлкәннәр”,- дисәгез дә
Иртүк йөгерәбез урманга.
Бирешмәдек җитмешкә дә, сиксәнгә дә,
Бирешмәбез, бәлки, туксанга.
Фәридә Гыйззетдинова, октябрь ае, 2018 ел.
фото:pixabay.com
Нет комментариев