Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә көн саен диярлек ифтар ашлары уза

Изге Рамазан ае дәвам итә. Алдагы еллардагы шикелле үк, быел да шәһәр һәм район мөселманнары күмәк намаз уку өчен дин йортлары – мәчетләргә җыела.

Мәчетләрдә  Коръән һәм вәгазьләр укыла,  ул мөселманнарның дини җәмгыять үзәге дә булып тора.

Ураза ае керү белән шәһәр һәм район авыллары мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре, ифтар ашлары уздырулар башланды. Лениногорск шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат Раупов: “Ифтар ашлары  шәһәребез эшмәкәрләре, җитәкчеләре ярдәме белән үткәрелә, шулай ук, мәчеткә йөрүче мөселманнар да үзара җыелышып үткәрәләр. Ә эшмәкәрләргә килгәндә, үз шәһәребездә яшәп, биредә эшләүчеләр генә түгел, башка шәһәрләрдә торучылар да, ифтар ашлары оештыруда булышлык күрсәтә. Ифтар уздырырга теләкләре булганнар бик күп, кем, кайсы көнне оештырасы чиратка язып куелган. Мәчетебездә һәр көнне 200 кешелек  ифтар мәҗлесе уза. Ураза тотучылар арасында яшьләр бик күп. Хәтта балалар да бар. Ә иң өлкән яшьтәге ураза тотучы Нуретдин бабайга 80 нән дә күбрәк,”- ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев