Синоптик Татарстанда «әбиләр чуагы» кайчан башланачагын әйтте
Яңгырлар туктый.
Татарстанда 1 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр коры һәм кояшлы һава торышы урнашачак. «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.
«Татарстанда сентябрь башында шактый җылы булачак. 1 сентябрьгә каршы төндә явым-төшем зонасы Пермь краена китә, ә Татарстанның күп өлеше явым-төшемсез зонада булачак. Көзнең беренче көнендә һава температурасы +12..+17 градус, ә көндез +21..+25 градус тәшкил итәр дип көтелә. Тулаем алганда, беренче ункөнлектә температура +20..+22 градуска, кайбер көннәрдә аязганда +23..+25 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу декада тулысынча коры һәм кояшлы булыр, мөгаен», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Шул ук вакытта, ул беренче ункөнлектән соң республикага салкын атмосфера фронты киләчәген һәм температураның түбәнәячәген (күпмегә икәнен әлегә фаразлау кыен) искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев