Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль фонд бүлеге билгесез кешеләрнең фонд хезмәткәрләре дип шалтырату очраклары артуы турында лениногорскилыларны кисәтә

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкка билгесез кешеләрнең үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып шалтырату очраклары артуы турында хәбәр итә.

Мондый шалтыратып сөйләшүләр барышында җинаятьчеләр ялган юл белән гражданнарның шәхси мәгълүматларын алырга тырыша. Әгәр сезгә Социаль фонд хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып,  пенсия яисә башка социаль түләүләрне кабат исәпләү яки ачыклау сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сорасалар - бу мәгълүматларны бирмәгез! Билгесез затларга шәхси мәгълүмат хәбәр итүдән сакланыгыз.

 "Миңа үзен Социаль фонд  хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтыратты.  Александр исемле икән, ул дарулар өчен яңа компенсация түләве барлыгы турында хәбәр итте, паспорт мәгълүматларын һәм банк картасы номерын әйтергә сорады. Мин телефоннан сөйләшүне туктаттым һәм Социаль фондның Татарстандагы контакт-үзәгенә шалтыраттым. Фонд  хезмәткәре миңа Александрның  мошенник булуын,   паспорт һәм банк картасы мәгълүматларын әйтергә ярамаганлыгын хәбәр итте ", - дип сөйләде  пенсионер Роза Сатдыйкова.

Билгесез һәм шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәгез. Таныш булмаган кешеләргә  дәүләт хезмәтләре пароле, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры һәм банк картасының ПИН-коды кебек шәхси мәгълүматларны хәбәр итмәгез.

Бары тик фонд сайтындагы рәсми  "Алдан язылу" электрон сервисыннан файдаланырга кирәк, анда сез үзегез өчен уңайлы визит вакытын сайлый аласыз.

Еш кына кырыгалдарлар  пенсияләр күчерелә торган банк карталары  яки счетларның  куллану сроклары чыкканлыгы турында хәбәр итә һәм акчаларны алар тәкъдим иткән яңа счётка күчерүне таләп итә. Шуны истә тотарга кирәк, пенсия акчасын күчерү яисә китерү ысулын  бары тик пенсионер үзе  Россия Социаль фондының төбәк бүлегенә шәхси гариза биреп кенә сайлый ала.
         
        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр;  шалтырату түләүсез).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев