Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Социаль фонд лениногорскилының соравына ачыклык кертә

«Пособие алып килдем, тик никтер августта туктады».

Мондый ситуация килеп чыгу буенча Лениногорск Социаль фонды сәбәпләрен аңлата.

Беренче очрак. Июль аенда бердәм пособие билгеләнеп, беренче түләүне алган булсагыз, августта туктап торырга мөмкин. Бердәм пособиенең беренче түләүләре 5 эш көне эчендә күчә. Шунлыктан сез аны июль аенда ук алдыгыз. Ә август өчен түләү сентябрьдә гадәти график буенча киләчәк.

Икенче очрак. Әгәр элегрәк пособиене социаль яклау бүлегеннән 3 яшьтән 7 яшькәчә алган булсагыз, июльдән бердәм пособиегә күчтегез, ди. Өчтән җиде яшькәчә пособиене сез июль аенда алдыгыз, чөнки социаль яклау бүлеге айныкын айга күчереп бара. Ә бердәм пособие исә агымдагы айда моннан алдагы ай өчен түләнә. Шунлыктан Социаль фонд август ае өчен пособиене сентябрьдә күчерәчәк.

Өченче очрак. Беренче бала өчен туганнан алып, 3 яшькә кадәр яки 3 тән 7 яшькәчә яисә 8 яшьтән 17 яшькәчә түләнүче пособиеләрнең срогы тәмамланса, августта пособие түләнү туктап торырга мөмкин. Бердәм пособиене (туганнан алып 17 яшькәчә балалар өчен яки 3 яшькәчә балалар өчен) алга таба да алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пособие билгеләнү вакыты үзегезнең шәхси кабинетка киләчәк. Кайсы вакытка пособие билгеләнүен беләсегез килсә, Дәүләт хезмәтләре порталында язылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев