Социаль фондның клиент хезмәте 948 лениногорскилының пенсия билгеләүгә әзерләү эшен төгәлләде
Россиянең Социаль фонды гражданнарны пенсия билгеләүгә әзерләү буенча алдан эш алып бара.
2025 елда белешмәләрне ачыклау, төгәлләштерү чаралары 2026 елда пенсия яшенә җиткән 900дән артык лениногорскилыга кагылды.
“Булачак пенсионерлар белән эш пенсия яшенә бер-ике ел кала башлана. Иртәрәк тә башланырга мөмкин, әгәр кеше пенсия алды ташламаларын билгеләү өчен мөрәҗәгать итсә. Безнең белгечләр шәхси счетларны актуальләштерәләр, булачак пенсия күләменә турыдан - туры йогынты ясый торган мәгълүматны җыялар һәм тикшерәләр”, - ди Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.
Бу эштә иң мөһиме – пенсия билгеләүнең актив форматына күчү. Айгөл Исламова сүзләренчә, алдан әзерләнү нәтиҗәсендә күбрәк халык пенсияне минималь документлар пакеты белән яки бөтенләй Социаль фондка шәхси мөрәҗәгать итмичә дә алачак. Түләү кеше тиешле яшькә җитү белән автомат рәвештә билгеләнәчәк.
фото: архив, «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев