Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте халыкны мошенниклардан кисәтә
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге халыкны мошенниклардан кисәтә.
Соңгы арада гражданнарны телефон аша алдау очраклары арткан. Социаль фонд бүлегенә гражданнар билгесез затларның үзләрен фонд хезмәткәрләре итеп таныштырулары, пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип белдереп, өстәмә мәгълүматлар таләп итүләре хакында хәбәр итәләр.
Мәгълүматларны раслау өчен, алар Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә, аннары СМС-хәбәр буенча килгән кодны соратып алалар.
Фонд хезмәткәрләре кичекмәстән мондый очракта сөйләшүләрне туктатырга чакыра, чөнки сүз алдакчыларның гамәлләре турында бара.
Шуны исегездән чыгармагыз, фонд бүлеге хезмәткәрләре шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, СМС-хәбәр буенча килгән парольләр яки кодлар җибәрүне сорамыйлар. Әгәр сезгә мондый сорау белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта олы яшьтәге туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.
Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова фондның барлык хезмәтләре бары Социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына күрсәтелә, дип ассызыклады. «Безнең хезмәткәрләр гражданнарның яшәү урыннарына барып, нинди дә булса түләүле хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән йөрмиләр, бездә барысы да бушлай башкарыла», - дип билгеләп үтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев