Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер егете Адель Саматов талантлы яшьләрне берләштерә белә, үзе дә сәхнә күрке

Талант, осталык

Россиядә 2024 нче елдан эшли башлаган “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты яшь буынны туган Ватаныбызның киләчәге, аның үсеше өчен дәртләнеп-янып торучы, патриотик карашлы һәм җаваплы итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән. 

Иҗтимагый эшкә, мәдәният-сәнгать һәм халык иҗатын үстерү эшенә үз теләкләре белән, ирекле тартылучы, бу юнәлештә үзләрендә әйдәп баручы-лидерлык сыйфатлары күрсәтүче яшьләргә илкүләм проект бик киң мөмкинлекләр ача. 

Туган төбәге һәм аның халкының тормыш-көнкүрешен алдынгы, сыйфатлы-мәдәниятле итүгә үз өлешләрен кертүне кирәкле һәм мөһим дип тапкан тынгысыз яшьләр бездә дә бар. Аларның берсе – районыбызның Шөгер авылы егете, Лениногорск политехника көллияте студенты Адель Саматов.

Әле унсигез яшендә генә булуына карамастан ул инде шәһәр һәм районга үзешчән артист буларак танылып өлгергән. Әмма бүген сүз Адельнең сәхнәдә чыгышлары, талантлы башкаручы булуы турында гына түгел, туган авылы Шөгердә, үзе укыган көллияттә дә аны җаваплы, нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп, чын күңелдән башкарып чыгучы, башкаларга үрнәк һәм әйдәп баручы икәнен билгеләп үтәләр.

“Бу студентыбыз безнең уку йортының бер нуры сыман. Аның таланты турында мин бирегә эшкә килгәнче үк ишеткән идем, үзе белән танышкач, дөрестән дә шулай булуына инандым. Адель бездә уздырылучы барлык чараларда, берсен дә читтә калдырмыйча, башлап йөри, иптәшләрен, курсташларын да үз артыннан ияртә белү сәләтенә дә ия. Ул сәхнәдә күпчелек татарча җырлар башкара, әмма аның чыгышын татарча аңлаучы, сөйләшүче студентлар гына түгел, бөтен колледж аягүрә басып, куллар чабып, сызгырып алкышларга күмә. Аның тагын бер ягы турында әйтми үтеп булмый, Адель –  безнең уку йортында милли сәнгатебезне, телне үстерүгә зур өлеш кертүче. Шунысы кызыклы, беренче-икенче курсларда укыганда ул үзе дә татарча авыр сөйләшә иде”,- ди политехника көллияте директорының тәрбия буенча киңәшчесе Зилә Мөдәрисова.

Районыбызның талантлы егете Шөгер авылында, Наталья һәм Радик Саматов гаиләсендә туып-үскән. Әти-әнисе дә, башка туган-тумачалары да, Адельнең үз сүзләре буенча, сәнгатьтән ерак торучы, әмма тырыш хезмәт кешеләре. 

“Мин үзем дә сәхнәгә беренче тапкыр, гомумән, тамашачы каршына колледжда укый башлагач кына чыктым. Беренче елымны гына укый башлаган идем әле, бер курсташым миңа “әйдә безнең белән бергә агитбригадага, анда кайвакытларда безне укудан да сорап алып китәләр”, - диде. Менә шул “сорап алап китәләр” дигәне аеруча ошады миңа, ризалаштым. Иң беренче чыгышымда туган як турында шигырь сөйләдем, шуннан башланып китте инде. Аннан бер бәйрәм алдыннан авылга кайткач, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гүзәл апа концертта катнашырга дәште. Мин шул концертта “Карлы яңгыр” дигән җыр башкардым. Сәхнә артында үземнең чиратны көткәндә шундый каушап, дулкынланып басып тордым”, - ди Адель.

Кайчагында була бит шундый этәргеч бер мизгел, кеше үзенең күңеленә, холык-фигыленә туры килгән шөгыльне аңлап ала. Адель Саматов өчен дә беренче сәхнәгә чыгу шундый мизгел булган.

“Беренче кабат концертта катнашканчы, сәхнә дөньясы, якын-тирәдәге дус-ишләрем, курсташларымны мәдәният-сәнгать тормышына тарту, берләштерү теләгем булу-булмавы турында уйлап та караганым юк иде. Хәзер мин шәһәр һәм районда, үзебезнең Шөгердә булган бер мәдәни чараны да калдырмый катнашып барам. Мин моңлы, эчтәлекле үзебезнең көйләрне аеруча җырларга яратам”,- дип сөйли Адель.

Әлбәттә, үзенең уңышлары турында сөйләгәндә бик тыйнак, үтеп барышлый гына әйтеп куя. Әмма бу талантлы егетне белүчеләр аның сәхнәдә һәм оештыру эшендә бик тырышып эшләвен горурлык белән санап китәләр. 

Талантлы, башкаларга үрнәк була белүче, туган төбәге, аның мәдәнияте һәм теле өчен тырышучы егетне илкүләм дә күреп алганнар. Ул Бөтенроссия нефть һәм газ промышленносте профсоюзлары стипендиаты булган.

Быел Адель Саматов политехника колледжының дүртенче курсына күчкән, ул  “Газ-нефть чыбыклары һәм газ-нефть саклагычлары төзү һәм эксплуатацияләү” белгечлегенә укый. Билгеле, уку,  имтиханнар ныклы тырышлык сорый. Әлегә җәйнең соңгы көннәрен ул туган авылы Шөгердә, булачак һөнәре буенча практикасын дәвам итә.

 “Егет кешегә –җитмеш төрле һөнәр дә аз”дип, белми генә әйтмәгәннәр, киләчәктә Адельнең үзе сайлаган ике юнәлештә дә белемен арттыру теләге, киләчәктә алдынгы белгеч булу нияте зур. Мондый изге планнарны без дә аягүрә басып алкышлыйбыз.

Исламия Галимова

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 29 август санында укый аласыз


Фотолар Адель Саматовтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев