Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгер мәктәбе педагогика хезмәтенең чын осталары белән дан тота

В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме аерым бер җылылык, ихласлык һәм тантана шартларында үтте.

Мәктәпнең 11 сыйныфын быел –  унике укучы, ә тугызынчыны 32 укучы тәмамлый. Унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе – тәҗрибәле педагог, күп кенә яшь укытучыларның остазы Әлфия Хасмөхәмәтова, тугызынчы класслар белән Илгиз Бадыкшанов һәм Любовь Кириллова җитәкчелек итә.

Районда иң зур мәктәпләрдән саналган белем йортында 2024-2025 уку елында  323 укучы белем алды. Балаларга төпле һәм сыйфатлы белем бирү буенча Шөгер мәктәбе –  көчле мәктәпләр исемлегендә. Аның гасырлык тарихы бар. Бу уку йорты гомер-гомергә педагогика хезмәтенең чын осталары белән дан тота.

Чараның беренче өлеше бүләкләүләрдән башланды. Уку алдынгыларын котлап,  мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Аннан олимпиада һәм спорт бәйгеләре җиңүчеләре хөрмәтләнде.

Лениногорск Мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Миргалиева укучыларга ихлас теләкләрен юллады. “Сезнең барыгызны да соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Сезнең барыгыз да соңгы сынау – Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтерсез хәм хыялыгызда булган уку йортларына урнашып укуыгызны дәвам итәрсез дип ышанам”, - диде.

Шөгер авыл җирлеге  башлыгы  Радик Гафиятуллин укучыларны кайнар  котлады: “Сез - безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган  авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!”

Шөгер мәктәбе белән ун ел җитәкчелек итүче Гөлнара Низамова горурланып, уку алдынгыларын мактап үтте: “2024-2025 уку елын мәктәптә 26 укучы гел “5” билгеләренә генә тәмамлады.  11 сыйныфны тәмамлаучы Рамис Гирфанов, Камил Бадыков, Тимур Шарапов медальга –  кандидатлар. Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып, В.П.Чкалов исемендәге мәктәп  укучылары  27 призлы урын яуладылар. Бөтенроссия олимпиадаларының республика  этабында катнашып,  призлы урын яуладылар: Рамис Гирфанов (11 сыйныф) математика,физика,экономика фәннәре  буенча региональ олимпиадаларында җиңүче. Рамина Шәйдуллина (9 сыйныф) рус әдәбияты, хокук, геология, сайлау хокукы фәннәре  буенча региональ олимпиадаларында   призер булды. Бадыков Камил –  9нчы сыйныфтан бирле геология, химия, география фәннәре буенча  республика олимпиадаларында ел да призлы урыннарга лаек укучы. Гөлназ Янгирова –  фәнни гамәли конференцияләрендә актив катнашучы,татар теле буенча ел да призлы урыннар алучы”.

Чыгарылыш укучылары җырладылар, биеделәр. Моңсу музыка белән һавага шарлар очты. Бу катлаулы тормышта үз урыннарын  табып яшәргә язсын иде  укучыларыбызның  һәркайсына.
                            

Суфия Надыршина,
Шөгер мәктәбе укытучысы


   
.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев