Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шөгернең үзешчән артисты Закуан Мортазин - сәхнәгә гашыйк эчке эшләр хезмәткәре

Шөгер халык театры танылган татар драматургы Аманулланың (Әмир Аман улы Камалиев) “Борын-борын заманда” дип исемләнгән пьесасын сәхнәгә куйды.

Халык театрының баш режиссеры Зилия Гәрәева сүзләренчә, халык бик ошатып, яратып кабул иткән бу спектакльдә уйнаучы артистлар  - үзләре бер горурлык.  Алар да һәркөнне “мин эшкә киттем” дип саубуллашып чыгып китүче һәм хезмәт хакы тотып кайтучы театр артистлары түгел. Болар кайсы да булса оешма яисә предприятиядә эшләүче хезмәткәр, мөгаллим, яисә лаеклы ялдагы пенсионер, ял көннәрендә бер-ике көнгә туган авылына кайткан студент. Төп эшләреннән яки укуларыннан калган буш вакытны менә шулай авылдашларын мәдәният-сәнгать дөньясына тартуга багышлаган үзешчән артистлар.

“Борын-борын заманда” пьесасында төп рольләрнең берсе булган Юлбашчы ролен башкаручы Закуан Мортазин – аларның берсе. Ул тумышы белән Мөэмин-Каратайдан, мәктәптә укыган елларында ук сәхнәгә тартылган, үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Яшүсмер вакытында да аны үз авылы һәм тирә-күрше авылларның сәхнәсендә күрергә мөмкин булган. 

“Тугызынчы-унынчы сыйныфларны Иске Шөгердә укыдым. Ул вакытта мәдәният йортында эшләүче Равил абый миңа ”мин сине үзем Казанга укырга кертәм, син бик талантлы, һичшиксез, сәхнә кешесе булырга тиеш” дигән иде. Мәктәпне тәмамлап, армия сафларында хезмәт итеп кайткач мин бу планнарны тормышка ашырырбыз дип уйладым. Әмма мин хәрби хезмәттән кайтканда Равил абый мәрхүм иде инде”,- ди үзешчән артист.

Закуан Мортазин үзенә гомерлек һөнәр итеп эчке эшләр хезмәтен сайлаган. Күп тә үтми аны Лениногорск эчке эшләр бүлегенең Шөгердәге участок милиция бүлеге җитәкчесе итеп куйганнар. Ул лаеклы ялга чыкканчы шул эшен тугрылык белән башкарган. Гомерен хокук саклауга багышлаган кеше ниндидер бер дәрәҗәдә тормышка мәдәниятлелек өстәүче булмый калалмый:

“Безнең һөнәр кешесенә  бераз гына булса да артист булмый ярамый, ә чын сәхнәдә пенсиягә чыккач уйнармын әле дидем”,- ди ул үзе шаяртып.

Дөрестән дә, Шөгер мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гүзәл Закирова аның үз юбилеенда бик матур итеп чыгыш ясавын күреп, клубка чакырган. Сәхнәгә әйләнеп кайту шуннан башланган.

“Мин спектакльләрдә ролемне яратып уйныйм, шуңа күрә авыр да түгел. Тормыш иптәшем Резедә – беренче тәнкыйтьчем. Ул без уйнган спектакльләрнең бөтенесен карап бара, җитешсез яклары булса – әйтә, әгәр дә инде мактап куярлык булса, анысын да әйтеп куя”,- ди Закуан Мортазин.

Фотолар Гүзәл Закировадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев