Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Согуд Гарәбстанында хаҗ кылганда ике хаҗи вафат булган

Согуд Гарәбстанына Таҗикстаннан килгән ике хаҗи хаҗ кылган вакытта инфаркттан вафат булган.

Таҗикстан хөкүмәте каршындагы Дин эшләре, гореф-гадәтләрне, тантаналар һәм йолаларны тәртипкә салу комитетының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

«Кызганычка, хаҗилар Минада булган вакытта Таҗикстаннан ике кеше – Исфарда яшәүче 62 яшьлек һәм Кубодиёнда яшәүче 64 яшьлек хатын-кыз вафат булды. Хаҗилар инфаркттан үлгән. Аларның җеназасы Әл-Хәрам мәчетендә узды», – диелә комитет сайтында. Бу турыда Таҗикстан хаҗилары делегациясенең «Хаҗ-2022» сезоны баш табибы Турахон Шарифзодка сылтама белән хәбәр ителә.

Аның сүзләренә караганда, республикадан килгән башка хаҗилар үзләрен яхшы хис итә. Шәрифзода Таҗикстаннан килгән хаҗилар арасында коронавирус йоктыруның бер генә очрагы да теркәлмәве турында әйткән.

Быел Таҗикстаннан 40 яшьтән 65 яшькә кадәрге 3,5 мең кеше хаҗ сәфәренә киткән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев