Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Спиридоновка авылында мунча эченә ут капкан

Мунча якканда мич белән саксыз эш итү тагын бер янгынның сәбәпчесе булды.

Узган җомга көнне көндезге өч белән дүрт арасында, районның Спиридоновка авылында янгын чыкты. 

Шушы авылның Подгорная урамы, 4нче йорт адресы буенча урнашкан мунчага ут кабу турында хәбәр 66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә 15 сәгать 24 минутта килеп ирешкән.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, мунчаның эчке ягы дөрләп янудан урамга куе төтен бүленеп чыга торган булган. Янгын сүндерүчеләрне мунчаның хуҗасы каршы алган, ул мунча эчендә беркем дә булмавын әйткән.

Бәхеткә, ярдәм сорап чакыручы һәм янгынның башка корылмаларга таралу куркынычы да булмаган. Әмма ут кабу нәтиҗәсендә, мунчаның 6 квадрат метр мәйданда эчке ягы яраксыз хәлгә килгән.

Янгынга каршы тору хезмәте бүлегендә, мунчада ут чыгуның сәбәбе – мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы  кагыйдәләрен бозу дип фаразлыйлар. Алар, шулай ук, мунчаны бөтен кагыйдәләренә туры китереп якканда да, даими карап, тикшереп торырга кирәклеген искәртәләр.

Фото: Федеральный государственный пожарный надзор Лениногорский района

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев