Спорт сынавының нәтиҗәсе югары уку йорты өчен дә кирәкле
Лениногорск 1 нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежы шәһәр һәм район мәктәбендә укучы балаларны бергә җыйды.
ГТО тестлары үзәге шушы көннәрдә биредә фестиваль үткәрде. Хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын тапшыру, мәктәп укучылары өчен үзенә күрә бер сынау һәм спорт бәйрәменә әверелде.
Бөтенросия ГТО фестиваленең Лениногорск муниципаль этабында шәһәр мәктәпләренең бөтенесе һәм районның да күп мәктәпләреннән командалар килгән иде.
“Бүген бу спорт манежына ГТО нормативлары тапшыру өчен өлкән сыйныфларда укучы 250 дән артык бала җыелды. Аларга бу спорт чарасында аерым теләк белән катнашуларына, билгеле, нормативларны тапшыруда югары күрсәткечләр, күкрәк билгеләре алуның, уку йортларына кергәндә өстәмә балл бирүе дә этәргеч булып тора. Бүген ГТО нормаларын җиңел атлетиканың күп төрләре буенча тапшыру бара, санап китсәң аларга озынлыкка, биеклеккә сикерү, яткан җирдән гәүдәне күтәрү, баскан җирдән гәүдәне алга ию, тартылу һәм тагын күп төрләр керә. Иртәдән бирле манежда кайберәүләр нормативлар тапшыра, кемдер әзерләнә, укучылар бер-берсе белән киңәшләшә, норматив тапшуручыларны канатландырып көч-куәт биреп тора, кыскасы, кызу эш кайный”,- ди ГТО фестивале хөкемдарларының берсе Максим Журавлёв.
ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы унсигез баскычтан тора, беренче баскыч - 6 яшьтән 7 яшькә кадәр; икенче баскыч - 8 яшьтән 9 яшькә кадәр; өченче баскыч - 10 яшьтән 11 яшькә кадәр; дүртенче баскыч - 12 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм шулай төрле яшь категорияләрен, өлкән яшьләрне дә исәпкә алып дәвам итә. Нормативларны алты яшьтән башлап, үзенең теләге булган һәркем тапшырырга хокуклы. Югары яшь чикләүләре гомумән юк, нормативларны тапшырыр өчен тиешле медицина белешмәсе генә булсын. Инвалидлык, яисә хроник чирләре булган кешеләргә, табиблар рөхсәт бирмәскә мөмкин.
Ярышларда катнашучыларның барысы да күңел күтәренкелеге, уңай хисләр алды. ГТО нормаларын тапшыру - бер-берең белән көч сынашу булса да, мондый бәйгеләрдә дуслык, теләктәшлек тойгылары алгы планга чыга.
Лениногорскиның 12нче лицеенда укучылар төркеме дә ГТО тапшыручылар арасында.
“Мин һәр елны нормативларны тапшырырга тырышам, бу минем үз алдыма куйган бер планым. ГТОның алтын значогын алу да керә хыялыма, ул бит университетка кергәндә өстәмә ярдәм булачак. Фестиваль алдыннан үзлегемнән дә әзерләнәм, мәктәптә дә әзерләнәбез, безне физик тәрбия буенча укытучыбыз Марсель Мидхәтович әзерли”,- ди лицейда укучы Софья Венедиктова.
“ГТО фестивале булачагын белгәч, мин дә үзлегемнән әзерләнә башладым, өйдә турникта тартылу, яткан җирдән гәүдәне күтәрү кебек минем өчен шактый авыр булган күнегүләр өстендә эшләдем. Беренче кабат нибары 5 тапкыр гына тартыла алдым, аннан тренировка ясауның файдасы тиде. Мәктәптә физкультура укытучыбыз безгә башка кеше нәтиҗәләренә карамагыз, үз мөмкинлегегездән чыгып, үз нәтиҗәләрегез өстендә эшләгез ди. Чөнки бөтен кешенең дә физик яктан әзерлеге бер төрле була алмый дип аңлата. Мин ул сөйләгәннәрне тыңлап, үземнең шәхси нәтиҗәләремне үстерү өчен тырыштым”,- дип, сүзне дәвам итте шулай ук 12 нче лицейда укучы Риана Хафизова.
Районның Иске Куак мәктәбе унберенче сыйныф укучылары да фестивальнең муниципаль этабына беренче тапкыр ГТО нормативлары тапшырырга килгәннәр. Әмма тәүге килүләре булса да, сынауларга ныклап әзерләнеп, алтын билге алырга дип килгәннәр. Шушы мәктәп укучылары Данил Исламов һәм Валерия Вахромова мәктәптә физик тәрбия дә сәгатьләрендә дә, дәресләрдән тыш та йөгерү, сикерү, турникта тартылу буенча укытучыларының үзләре белән җитди шөгыльләнүен сөйләделәр. ГТО нормаларын алар икесе дә уңышлы тапшырган.
Ярышлар «Демография» илкүләм проектының «Спорт – тормыш нормасы» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев