Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районда язгы ташу контрольдә тора

Лениногорск районы елгаларында су басу март ахырына һәм апрель башына фаразлана.


 Карлар кисәк кенә эри башлагач, халык “зур су”дан да куркып калды. “Борчылырга кирәкми. Шушма елгасында мониторинг алып барыла. Быелгы язгы ташкын гадәти режимда узар”, - дип фаразларын җиткерде 7нче зональ коткару-эзләү отряды начальнигы Салих Сахапов.

Аның әйтүенчә, һава торышы бик кисәк кенә җылытмый, шулай ук бертуктаусыз яңгырлар да яумый, шулай булгач, табигать бәла-казалары булмас, ди ул. “Хәзер көндез һава торышы плюсны күрсәтсә, кичкә таба минуска төшә. Кар әкренләп, үз җае белән эри”, - ди Салих Сахапов.

Шулай да Гадәттән тыш хәлләр идарәсе һәм коткаручылар көтелмәгән хәлләр килеп чыкса да, барлык җайланмаларын әзерләп куйганнар. Контроль постлар Шушма елгасы буенда, Керкәле, Сугышлы, Иске Иштирәк, Сарабиккол авылларында һәм Зәй-Каратай, Иске Писмән су объектларында урнаштырылган.   

 

Фото: 7 нче зональ эзләү-коткару отряды

 

Су басу куркынычы булганда нәрсә эшләргә кирәк:

Тынычлык сакларга, күршеләрне кисәтергә, кирәк булганда инвалидларга, балаларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Документларны су үткәрми торган пакетта сакларга. Җылы кием, берничә көнгә азык-төлек, дарулар әзерләргә.

Барлык электр разеткаларын алып куярга, газны сүндерергә, тәрәзә һәм ишекләрне тыгыз итеп ябырга.

Кыйммәтлерәк милекне түбәгә күчерергә.

Мөмкинлек булса, су басу вакытында туганнарга, дусларга яки танышларга барып торырга.

Кичекмәстән, су баса калса, 01,112 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев