Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суд приставлары федераль хезмәтенең "Ышаныч телефоны"на тәүлек буе шалтыратырга мөмкин

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә "Ышаныч телефоны" тәүлек буе эшли.

 

Татарстан халкы 8(843) 292-98-60 номер буенча шалтыратып, республикада әзерләнә торган, кылынган яисә кылына торган коррупция юнәлешендәге җинаятьләр, дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты, дәүләт хезмәте белән бәйле тыюларны һәм чикләүләрне үтәмәү фактлары турында хәбәр итә алалар. Бу турыда Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Җавап җибәрелергә тиешле почта адресы булмаган аноним мөрәҗәгатьләр, шулай ук Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе караучы коррупцион гамәлләргә кагылмаган мөрәҗәгатьләр кабул ителми.

Мөрәҗәгать итүчеләр тарафыннан бирелгән мәгълүмат кичекмәстән каралачак, мөрәҗәгатьнең конфиденциальлеге гарантияләнә. Ышаныч телефоны буенча шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев