Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Судта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгый

Судлар барышының тәртибен тәэмин итүче кагыйдәләрне боза торган гамәлләрне туктатуга каршы, судья яки суд приставының күрсәтмәләрен үтәмәүгә кагылышлы РФ Административ Кодексының 17.3 маддәсенә үзгәрешләр- үз көченә керде.

Суд утырышын уздыру тәртибен боза торган гамәлләрне туктату турында судья күрсәтмәсен үтәмәгән өчен  1 мең сумнан -3 мең  сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Үзгәрешләр кертелгәнче ул 500 сумнан -1 мең сумга кадәр иде.  

Штраф урынына 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынырга мөмкин.

Суд приставы боерыгын үтәмәгән өчен шундый ук штрафлар каралган. Шул ук вакытта административ кулга алыну да үз көчендә кала.

Мондый административ хокук бозулар кабатланган очракта- җаваплылык та катгыйлана төшә. Суд барышы кагыйдәләрен бозган өчен штраф -3 мең сумнан 5 мең сумга кадәр булырга мөмкин.

Шулай ук 15 көнгә кадәр административ кулга алыну да мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев