Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суганны кайчан алырга?

«Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак"

Август башыннан суганны түтәлдән алырга кирәк. Ай календаре буенча уңай көннәр булып 2, 8, 13, 14 һәм 20 август, ә начар көннәр булып 4-7 август исәпләнә.

«Суганны алганчы ике атна кала түтәлләргә су сибүдән туктарга кирәк. Яңгырлар яуса, түтәлләрне пленка белән каплау яхшы. Шул рәвешле суган кибәчәк һәм ул озаграк сакланачак", - дип уртаклашты тәҗрибәле бакчачы Мария Гарапшина.

Суган өлгергәнлеген ачыклау кыен түгел. Аның кыяклары саргая, кибә һәм җиргә иелә башлый. Суган өлгергәнлеген математик ысул белән дә ачыклыйлар. "Утырту датасына 70-90 көн өстәргә кирәк, - дип хәбәр итте бакчачы. - Ләкин суганны йолкып чыгармагыз, аны көрәк белән казып алу яхшырак».

Суганнарны бер-ике кат итеп җәяргә кирәк, кояш нурлары төрле якка төшсен өчен даими рәвештә әйләндереп тору отышлы. Биш көннән соң суганны җиләс урында тагын ике атна киптерергә мөмкин. Кыяклар кипкәч, сабакларын 6 сантиметр тирәсе озынлыкта кисәләр һәм тартмаларга салалар. Ә үрер өчен 15 сантиметр тирәсе калдырырга кирәк.

Кызыл таң.

 http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/suganny-kaychan-alyrga

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев