Сугышлы авылы ир-егетләре кирәк икән бәрәңге дә әрчиләр
Сугышлы авылында ир-егетләр бердәм, дус булып, авыл мәдәният йортында үткән ярышта катнаштылар. “
Ягез әле, егетләр” исемле чарада егетләр генә түгел, 60 яшьтән олыраклар да ярышты.
Мансур Сафин, Җәдит Зарипов бер яшьлектә, бер картлыкта дип, җилкенеп алдылар.
Мәдәният хезмәткәрләре ир-егетләргә күп төрле сынаулар әзерләгән иделәр: бәрәңге әрчеделәр, скакалкада сикерделәр, физик күнегүләр эшләделәр. Армиядә булган вакытларын искә төшереп, вакытка хәрби киемнәр киеп тә алдылар. Кулларына чүкеч белән кадак тотып, тиз арада эшләп тә куйдылар.
Катнашучылар арасында әти булганнары да, киләчәктә әти булачаклар да бар. Шунлыктан бәбине (бу урында курчак) биләүгә төрү биреме – тормышта кирәкле. “Ярышта катнашучылар әлеге биремне уңышлы гына башкарып чыктылар. Үзләре дә шатланып куйдылар”, - ди мәдәният йорты хезмәткәре Сиринә Галимова.
Армия хезмәтен күреп кайткан Рашат Дәүләтшин да биредә катнашты.
Соңыннан катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тулырак "Заман сулышы" газетында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев