Сугышлы мәктәбе укучылары – табигать сакчысы
Менә күптән түгел редакциябезгә әлеге мәктәптән экологик түгәрәкнең җитәкчесе, үз эшенең остасы Фәния Әхмәтовадан хат килеп төште.
“Язгы айларда үткән конкурсларда, фәнни-практик конференцияләрдә, олимпиадаларда укучыларыбыз Рамил Саитов, Альмира Мусатзанова, Роберт Вильданов, Диана Вафина призлы урыннар алып Дипломнар һәм Грамоталар белән бүләкләнделәр”, - дип яза укытучы.
Шушы көннәрдә Казаннан 8 класс укучысы Вильданов Робертка Диплом килгән. Казан шәһәренең “Шәһәр балаларының экология-биология үзәге”, «Республиканың олимпиада үзәге» и «Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы» тарафыннан оештырылган “Татарстан табигатен саклыйк” дип аталган республика конкурсында рәсем, плакат һәм табигатьне саклау буенча номинацияләрдә 640 укучы катнашкан, шулардан 403 укучы – 36 район мәктәпләреннән.
Сугышлы мәктәбе укучылары табигатьне саклау һәм тирә-якны өйрәнү эшләрен җәйге каникулда да дәвам итәчәк.
Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев