Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сугышлы авылы Мәдәният йортында ветеран-укытучыларны хөрмәтләгәннәр

Сугышлы Мәдәният йортында ветеран-укытучылар белән очрашу узган.

"Сугышлы мәктәбендә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләргә яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны -  карадан, яхшыны - яманнан аерырга өйрәтүче, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучыларны хөрмәтләргә җыелдык.

Гомере буе балаларга белем, тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да ничә яшьтә булса да, күңеле белән мәктәп тормышы белән яши. Ветеран укытучы бүген ничек яши, мәктәптә эшләгән елларын сагынамы?

Сания Малик кызы Морадыймова.

Люция Галлям кызы Сәфәргалиева.

 Фәния Әнвәр кызы Әхмәтова.

Гүзәлия Зәкиҗан кызы Арсланова.

Әклимә Газимҗан кызы Ялалова.

Сугышлы мәктәбен тәмамлап хәзерге вакытта укытучы булып эшләгән укытучыларны да дәштек.

Кичәгә килгән укытучылар үзләренең тормыш юлы турында сөйләделәр.

Укытучылар династиясе турында  Резидә Солтанова үзенең кайнанасы Рәзинә апа турында презентация белән таныштырды .

Бик күп теләкләр теләнде, үзләренең яшьлекләрен искә төшереп үттеләр. Очрашу жұрт сәгатькә сузылды. 

Сания апаның 50 ел элек укып чыккан укучы Иске Шөгер мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы Гөлүсә Вәсимовна чыгыш ясады. Ул үзе дә лаеклы ялда инде.

Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды, дип хәбәр итә https://vk.com/wall713172912_427 Сугышлы авылы Мәдәният сараеның ВКонтакте челтәрендә. ( Язма әз генә үзгәртелде)

Фото һәм мәгьлүмат ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев