Сугышлы авылында халык җыены узды (+фотолар)
Лениногорск районы авылларында халык җыеннары башланып китте. Җыеннарның беренче көнендә Сугышлы авылы мәдәният йортында узды.
Авыл җирлеге башлыгы Альбина Петр кызы Зиатдинова җыелган халыкны Сугышлы һәм Юлтимер авылында бүгенге көндә нинди эшләр башкарылган, 2024 елда нинди эшләр башкарылачак, халыкны бүгенге көндә нәрсә борчый, шул хакта сөйләде.
«Сугышлы һәм Юлтимер авыллары бер авыл җирлегенә карый. Барлыгы 408 йорт исәпләнә. Яшәүче халык саны — 839. Шуларның 68се — балалар, 256 кеше пенсионерлар, 515се — эшче халык. Ике авылда да ФАПлар эшли. Сугышлыда мәктәбебез әле эшләвен дәвам итә. Анда барлыгы 13 бала белем ала. Ике авылда да кибет, китапханәләр эшли. Мәчетләребезнең ишекләре килгән һәркем өчен ачык. Мәдәният йортында ел дәвамында төрле чаралар үткәрәбез. Шулай ук, почта хезмәте дә эшләп килә», — дип сөйләп үтте ул.
"Бүгенге көндә авылда яшәү шартларын яхшырту өчен барлык эшләр дә башкарылып килә",- ди Альбина Зиатдинова. Урамнар якты булсын өчен баганада утлар урнаштыру, кыш айларында кардан арындыру, уңайсызлык тудырган агачларны кисү, урамнарны һәм зиратларны чүп-чардан арындыру һәм башкалар. Узган елда Сугышлы авылының 3 зиратында авыл халкы бергә җыелып өмәләр оештырган, аларны яңа коймалар белән тотканнар. Бүгенге көндә һәр йортка су кертелгән. Авыл халкының куанычы да шул. Авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинованың уңганлыгы һәм тырышлыгы белән башкарылган бу эшләр.
Җыелышка килгән Юлтимер авылында яшәүче Әсхәт абый Юсупов аның турында фикерен әйтте: «Альбина Петр кызы эшли башлавына 3 ел ярым вакыт үтеп тә киткән. Аның эшләгән эшләрен көне буе санап утырсаң да, санап бетергесез. Авылда дистәләгән, 30-40 ел буена җыелып килгән эшләребез, ул килгәч эшләнелде барысы да. Зират коймалары ишелгән, бернәрсә юк, урамдагы юллар беткән, су өчен сугыш-талаш иде. Чишмәләребез берсе дә каралмаган иде», — ди.
«Ул килү белән иң беренче эш итеп чишмәләрне чүп-чардан арындырдык. Зиратларны яңа коймалар белән тоттык. Бөтен авыл белән катнаштык бу изге эштә. Юлтимердә су белән бик зур проблема иде. Аллага шөкер, хәзерге көндә бөтен йорт су белән тәэмин ителде. Юллар да, Аллага шөкер, йөрерлек. Шунысы куандыра, арткы яктан асфальт юл салынып килә», — дип сөйләде ул.
Юлтимер авылы халкын бүгенге көндә тагын бер нәрсә борчый. Ул да булса — мәдәният йорты. Аңа капиталь ремонт кирәк, ди халык. Түбәсеннән су үтә, стенасы ишелергә тора, диләр. Юлтимер авылының мәдәният йорты директоры Рәшидә Зиангирова: «Мәдәният йортыбызның түбәсен, тәрәзәләрен алмаштырырга кирәк. Бөтенләй ишелеп киткәнче ремонт ясарга иде», — диде.
Сугышлы авылында 2024 елда башкарыласы эшләр дә байтак икән. Су линиясен яңартасы, урамнар якты булсын өчен утлар кую, электр линияләренә комачаулый торган агачларны кисү һәм башкалар планлаштырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, Сугышлы авылында су линиясен яңага алмаштыру «Татнефть» гранты оту белән бәйле. Иске балалар бакчасы урынына балалар мәйданчыгы ясау да планлаштырыла.
Соңыннан район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков та чыгыш ясады. Шәһәрдә нинди эшләр башкарылган, алдагы елларда башкарылачак эшләр турында сөйләде.
Авыл халкының сорауларына да җавап бирде. Кайбер сораулар урында ук хәл ителмәсә дә, аларны язып алдылар.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев