Сулыкны чистарттылар
Бөтендөнья тирә-юньне саклау көне уңаеннан, "Нефтеавтоматика" уку үзәге территориясендә экологик марафон үтте. Республика табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Лениногорск муниципалитеты тарафыннан оештырылган "Чиста булачак" акциясенә 70кә якын кеше чыкты. Болар - студентлар, "Форпост" оешмасыннан, предприятиеләрдән иделәр. Халык телендә "моржовник" дип йөртелә торган сулык тирәсеннән карт куаклыкларны кистеләр, төзелеш чүп-чарларын...
Республика табигый байлыклар һәм экология министрлыгы белән Лениногорск муниципалитеты тарафыннан оештырылган "Чиста булачак" акциясенә 70кә якын кеше чыкты.
Болар - студентлар, "Форпост" оешмасыннан, предприятиеләрдән иделәр. Халык телендә "моржовник" дип йөртелә торган сулык тирәсеннән карт куаклыкларны кистеләр, төзелеш чүп-чарларын йөк машинасына төяделәр. Сулыкның үзен дә чистарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев